Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстанда 2020 елда юл эшләре программасын башкару һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта белдерде.
Татарстан Республикасы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнаша. Әлеге проект 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланды һәм 2019 елда милли проектка кадәр киңәйтелде. Министр хәбәр иткәнчә, 5,045 млрд. сумлык эшләр башкару планлаштырыла, шул исәптән 2,602 млрд. сум – федераль бюджет һәм 2,443 млрд. сум – республика бюджетыннан.
Агымдагы елда 84 объектта юл эшләре башкарылачак, шул исәптән 64,9 км озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге 38 юл объекты ремонтланачак. Аерым алганда, Әлмәт — Азнакай, Алексеевск — Югары Колок, Рус Акташы — Кузайкино — Дербеден — Казан — Оренбург, Түбән Мактама — Иске Суркино, Потапово — Тумбарла — Татар Кандызы, Казан — Оренбург — Чистай һ.б. автомобиль юллары участоклары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 47,5% ын тәшкил итәчәк. Финанслау республика бюджетыннан 715,4 млн. сум тәшкил итә.
Казан агломерациясендә 91,7 км озынлыктагы 28 объект ремонтланачак, шул исәптән 40,4 км озынлыктагы 10 объект – Казанда (аерым алганда, Зорге, Патрис Лумумба, Гвардия, Болотников, ТЭЦ, Җиңү проспекты һ.б.) һәм 51,3 км озынлыктагы 18 объект – төбәк юллары. Финанслау 2,49 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шул исәптән 1,49 млрд. сум - федераль бюджет акчалары. Бу норматив халәтнең 84% ын тәшкил итә. Шулай ук Казан агломерациясе кысаларында график буенча Зур Казан боҗрасы төзелеше бара, беренче этапны 30 августка тәмамлау планлаштырыла.
Яр Чаллы агломерациясендә 61,5 км озынлыкта 15 объект яңа кыяфәткә ия булачак, бу исә норматив халәтнең 80% ын тәэмин итә. 12,2 км озынлыктагы 4 объект Яр Чаллыда (Машина төзелеше, Раскольников урамы һәм Залесный проспекты) урнашкан, 48,35 км озынлыктагы 11 объект – төбәк юллары. Финанслау 1,36 млрд. сум тәшкил итә: федераль һәм республика бюджетларыннан 680ешәр млн. сум.
Түбән Кама агломерациясендә 2,3 км озынлыктагы 3 объектта юл-төзелеш эшләре алып барылачак, шул исәптән Түбән Камада Тынычлык һәм Шинниклар проспектларында. Бу норматив халәтнең 70,8% ын тәшкил итә. Финанслау - 480 млн. сум, шул исәптән 432 млн. сум - федераль бюджет акчалары.
Барлык 84 объектка төзү-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелгән. 31 объектта юл эшләре бара инде.
Ленар Сафин милли проект кысаларында яңа технологияләр һәм материаллар кертелүен билгеләп үтте. Илкүләм проект кысаларында төзелгән 62 контрактның 35е - яңа технологияләр һәм материаллар кулланып. Бу гомуми санның 58% ы (план 20%), алар үз эченә күләмле проектлау методологияләре буенча проектланган асфальт-бетон катламнарын куллануны ала.