Агымдагы елда Татарстанның төбәк челтәрендә 7 күпер һәм 3 юлүткәргеч төзү планлаштырыла

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2020 елда Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыра башлауга һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифинг узды.

Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев катнашты.

Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, 2020 елда республика территориясе аша узучы федераль юлларда  «Идел» М-7 автомобиль юлының 735 – 771 нче чакрымнары участогын реконструкцияләү, Соколка авылы янындагы Кама елгасы аша күпер кичүе белән Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында «Идел» М-7 автомобиль юлы төзелешен проектлаштыру дәвам итәчәк, 151,7 км юл участоклары ремонтланган.

Төбәк челтәрендә 238,9 км автомобиль юлы һәм 4 күпер ремонтлау, 50,2 км автомобиль юлы, 3 юлүткәргеч һәм 7 күпер төзү планлаштырыла.

Юл эшләре программасы кысаларында 6 авыл торак пункты каты өслекле керү юллары белән тәэмин ителәчәк, алар федераль бюджет катнашында төзеләчәк.

Шулай ук, Ленар Сафин сүзләренчә, юл-урам челтәрен ремонтлау буенча 3 төп социаль программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Авыл торак пунктларында 150 км озынлыктагы 380 урамда вак таш-ком капламын урнаштыру буенча эшләр башкарылачак. Торак пунктларда булган асфальт-бетон катламын ремонтлау программасы буенча 312 км озынлыкта 340 урамда эшләр башкарылачак һәм муниципаль юл фонды кысаларында 120 км озынлыкта 300 урам ремонтланачак.

Моннан тыш, әлеге программалар буенча юл-урам челтәрендә социаль әһәмиятле объектларга керү юлларын ремонтлау планлаштырылган: 226 медицина учреждениесе, 463 мәктәп, 410 балалар бакчасы һәм 280 башка объектлар.

Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы елда фермер хуҗалыкларына 30 км озынлыктагы 30 керү юлын төзекләндерү һәм гомуми озынлыгы 25 км булган бакчачылык ширкәтләренә 28 керү юлын ремонтлау планлаштырыла.

Михаил Фролов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International