«Мостовик» ҖЧҖ хезмәткәрләре Алексеевск районының аз тәэмин ителгән 20 гаиләсенә ярдәм иттеләр

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстанның юл тармагы предприятиеләре үз-үзеңне изоляцияләү чорында катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Хәйрия акциясе кысаларында «Мостовик» ҖЧҖ хезмәткәрләре Алексеевск муниципаль районының Алексеевск бистәсе һәм Ерыклы авыл җирлегеннән аз тәэмин ителгән 20 гаиләгә азык-төлек җыемасы тапшырдылар. Җыелмага көнбагыш мае һәм атланмай, төрле ярмалар, макарон әйберләре, чәй, шикәр һәм, әлбәттә, балаларга татлы ризыклар керде.

«Мостовик» халыкның социаль якланмаган катламнарына беренче тапкыр гына гуманитар ярдәм күрсәтми. Директор Рөстәм Вәлиев ассызыклаганча, предприятие киләчәктә дә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International