25 апрельдән Идел посты тукталыш пунктында шәһәр яны тимер юл кассасы эше яңартылды. Эш режимы көн саен 6.00-8.45 һәм 16.00-18.50 сәгатьләрдә.
27 апрельдән Биектау станциясендә шәһәр яны тимер юл кассасы эше яңадан башлана. Касса көн саен 6.00-9.50 һәм 15.25-18.10 сәгатьләрдә.
Түбәндәге стацияләрдә һәм тукталыш пунктлырында кассалар ябык кала: Әмәт, 771 км, 774 км, Албаба, 753 км, Юдино (җөп), Бишбалта, Компрессор (1 нче касса), Бөреле.
Пассажирлар агымы сизелерлек кимү сәбәпле кайбер кассаларның эш режимы кыскартылды.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр яны поездларына билетларны «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында сатып алырга мөмкин. Кушымталарны куллану кагыйдәләре белән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында https://sodruzhestvoppk.ru танышырга мөмкин.
Шәһәр яны кассаларының эш режимы турында мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе мәгълүмат хезмәте 8-800-550-53-93 телефоны буенча тәүлек буе алырга мөмкин.