Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты юл төзүчеләрдән шәхси саклану чаралары кабул иткән

2020 елның 25 апреле, шимбә

Татарстанның юл тармагы предприятиеләре аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. «Трест Камдорстрой» АҖ хезмәткәрләре Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына шактый күләмдә шәхси саклану чаралары, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена предметлары тапшырганнар. Аерым алганда, учреждение җитәкчелеге соравы буенча бахиллар, перчаткалар, күп тапкырлы битлекләр, кер порошогы, теш пастасы, бәдрәф кәгазе, чүп капчыклары һ. б. сатып алынган.

Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 67 кеше яши. Алар - якын туганнары булмаган һәм сәламәтлекләре буенча ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Хәзер интернат-йорт карамагындагылар белән якынча 27 майга кадәр карантинда һәм анда бу чорда өйләренә кайту мөмкинлеге булмаган  12 хезмәткәр дә эшли. Персоналга сабырлык һәм ныклык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International