6372 нче Буа - Свияжск һәм 6324 нче Свияжск - Кзан шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрде

2020 елның 25 апреле, шимбә

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 24 апрельдән Буа – Свияжск һәм Свияжск – Казан шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

6372 нче Буа – Свияжск поезды Албаба – Свияжск участогында гамәлдән чыгарыла һәм Буа – Албаба маршрутында гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Поезд Буа станциясеннән 5.03 кузгалып китә, Албаба станциясенә 6.42 килә.

Шуның белән бәйле рәвештә 6324 нче Свияжск – Казан шәһәр яны поездының маршруты озайтыла. Поезд Албаба станциясеннән 6.52 кузгалып китә, Казан станциясенә 8.53 килә.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны (тәүлек буе) аша, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International