Татарстанда бакчачылык җәмгыятьләренә кадәр берничә шәһәр яны автобус маршрутлары хәрәкәте яңартыла

2020 елның 24 апреле, җомга

Татарстанда бакчачылык җәмгыятьләренә кадәр берничә шәһәр яны автобус маршрутлары хәрәкәте яңартыла.

24 апрельдән Казан-Матюшино совхозы (бакчачылык бистәләре) һәм Казан-Шәле шәһәр яны маршрутлары яңартылды. Казаннан Матюшино совхозына автобуслар 8:30 һәм 15:50 сәгатьтә Шаляпин урамындагы тукталыш пунктыннан, кире якка - 09:30 һәм 17:00 сәгатьтә кузгалып китә. Казаннан Шәлегә 08:30 һәм 16:00 сәгатьтә Көнчыгыш автовокзалы янындагы тукталыш мәйданыннан кузгалып китә, кире якка - 10:00 һәм 17:00 сәгатьтә.

27 апрельдән шулай ук Казан (08:00 һәм 16:00 сәгатьтә Көнчыгыш автовокзалы янындагы тукталыш мәйданыннан) - Ленино-Кокушкино (09:00 һәм 17:00), Казан (05:50 һәм 16:30 сәгатьтә Совет мәйданы тукталышыннан) - Кощаково (06:20 һәм 17:00), Казан (07:45 һәм 16:00 Компрессор заводы тукталышыннан) - Усад (08:30 һәм 17:00), Казан (07:45 һәм 16:00 Компрессор заводы тукталышыннан) - Бөреле (08:30 һәм 17:00) маршрутлары хәрәкәте яңартыла .

Ташуны КПАТП-1 башкара. Әлеге җәдвәл үз-үзеңне изоляцияләү чорына билгеләнгән. Шәһәр яны автобуслары хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны 89600506888 телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International