Ленар Сафин Теләче районының күп балалы гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды

2020 елның 24 апреле, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстан юлчыларының авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясенә кушылды. Министрлык карамагындагы Теләче районында яшәүче 27 күп балалы гаилә беренче кирәк-яраклар, җиләк-җимеш һәм тәм-томнар белән җыелмалар алды. Шулай ук һәр гаиләгә рус һәм татар телләрендә әкиятләр җыентыгы тапшырылды. Ленар Сафин сүзләренә караганда, балалар китапларын бергә уку - гаилә ялының иң яхшы вакыты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International