Балтач бистәсеннән Хәбибрахмановлар гаиләсе Балтачның МДСУ-1 ҖЧҖ директоры Рәшит Ильясовка яңа ноутбук өчен рәхмәт белдерде. Гаиләдә хәзер онлайн рәвештә белем алучы өч бала бар. Хәзер балалар дәресләргә, ә тугызынчы сыйныфта укучы өлкән кызлары ОГЭ га әзерләнә алалар.
Балтач районыннан тагын 3 күп балалы гаилә дә МДСУ-1 оешмасыннан бүләк итеп яңа ноутбуклар алды. Әлеге предприятие хезмәткәрләре мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтүне дәвам итәчәкләр. Районның социаль яклау бүлеге, азык-төлек һәм беренче кирәк-яраклар тапшыру өчен, аз керемле гаиләләр исемлеген төзегән инде.
Фото Хабибрахмановлар гаиләсе альбомыннан.