Татарстан юл тармагының тагын бер предприятиесе аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясенә кушылды. «Волгадорстрой» ҖЧҖ хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортына кирәк-яраклар һәм ашамлыклар тапшырдылар. Бу - медикаментлар, памперслар, антисептиклар, юу чаралары, резин перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, балалар ризыгы. Шулай ук балалар теләге буенча казылык әйберләре, соклар, җиләк-җимеш, тәм-томнар сатып алынган. Иганәнең гомуми суммасы 250 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йорты директоры Гөлнара Галиәхмәтова сөйләвенчә, бу катлаулы чорда бик зур ярдәм. Өстәвенә, «Волгадорстрой» ҖЧҖ хезмәткәрләре генераль директор Айрат Миңнуллин җитәкчелегендә интернатка даими ярдәм күрсәтәләр.
- Бу безнең яхшы дусларыбыз һәм безнең барлык үтенечкә, шул исәптән территорияне төзекләндерү буенча да, ярдәм итәләр, - дип сөйләде Г. Галиәхмәтова.
Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында хәзер 4 яшьтән 23 яшькә кадәр 168 бала яши. «Волгадорстрой»ның бу елга планнарында - тәрбияләнүчеләр имин хәрәкәт итә алсын өчен эчке юлларны ремонтлау.