«Содружество» пассажир инфраструктурасы объектларын һәм вагоннарны дезинфекцияли

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча комплекслы чаралар планы эшләнгән һәм расланган. Ул пассажирлар һәм компания хезмәткәрләре сәламәтлеген саклау өчен үз эченә берничә өстәмә чаралар ала.

Компаниянең хезмәт күрсәтү полигонында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән шәхси саклану чаралары һәм дезинфекция чаралары ярдәмендә көн саен, һәр ике сәгать саен, билет бастыра торган автоматлар, валидаторлар, турникет җиһазлары, мәгълүмат стойкалары дезинфекцияләнә. «Содружество» АҖнең билет кассаларын һәм офис биналарын җилләтү һәм дезинфекция белән эшкәртү буенча эш оештырылган.

Биналарны дымлы җыештырганда транспорт инфраструктурасы объектларында куллану өчен рөхсәт ителгән дезинфекция чаралары кулланыла. Әлеге препаратлар кеше өчен куркынычсыз, әмма вирусларның, бактерияләрнең, микробларның киң спектрына каршы актив. Дезинфекция чаралары запасы җитәрлек күләмдә бар.

Профилактика чаралары турында мәгълүмат билет кассаларында, көтү залларында һәм поездларда урнаштырылган. Барлык вокзалларда һәм тукталыш пунктларында билет кассаларына, билет бастыручы автоматларга һәм турникет линейкаларына якын килүдә дистанцияне саклау кирәклеге турында мәгълүмат наклейкалары урнаштырылган.

Компаниянең пассажирлар белән хезмәттәшлек итүче хезмәткәрләре шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән һәм көн саен сәламәтлек торышын тикшерү үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International