Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү кысаларында трамвай юлларын җәю башланды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше дәвам итә. Ул 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 109,7 м озынлыкта һәм 35,78 м киңлектә 4 транспорт хәрәкәте полосасы һәм ике юллы трамвай линияләре белән юлүткәргече төзеләчәк.

Узган атнада Булатов урамыннан Ферма шоссесына кадәр, шулай ук 1 һәм 2 нче номерлы юлүткәргече терәк диварлары арасындагы автоюлның төп юнәлешендә юл киеме һәм уң һәм сул съездларда юл катламы урнаштырылган. 770 метр озынлыкта борт ташлары монтажланган, 443 кв. м сөзәк җир катламын планлаштыру һәм ныгыту эшләре башкарылган. Уң яктагы съездның сөзәк җирендә 159 агач утыртылган.

Юлүткәргечне урнаштыру дәвам иткән. Аерым алганда, арматура канатларын сузу буенча эшләр башкарылган һәм торык корылмасының барлык 28 каналына да цемент эретмәсе салынган, шуннан соң уң як юлдагы торык корылмасы опалубкасын һәм басмаларын демонтажлау башланган.

1 һәм 2 нче номерлы терәү диварлары арасында металл конструкцияләрен монтажлау тәмамланган. 3 һәм 4 нче номерлы терәү диварлары арасындагы 27 каешның 8е монтажланган. Бу эшләр төп автоюлга оемне урнаштырып бетерү мөмкинлеге бирәчәк һәм Борисковская урамына кадәр асфальт-бетон катламын җәеп сул һәм уң як юлларда юл киемнәре салырга мөмкинлек бирәчәк.

Җир өсте җәяүлеләр кичүен төзүдә арматуралау, опалубканы монтажлау һәм конструкцияләрне бетонлаштыру эшләре алып барылган. 1 һәм 3 нче номерлы баскыч җыеннарының 2шәр ригеле бетонлаштырылган. Җәяүлеләр кичүе торык корылмасын пыяла белән тышлар өчен каркаслар җыю дәвам итә. Конструкцияләрне монтажлау буенча әзерлек эшләре бара.

Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП Бакый Урманче урамыннан Ферма шоссесы урамына кадәрге участокта трамвай юлларының рельс-шпаль рәшәткәсен җәюгә керешкән.

Шулай ук яңгыр канализациясен, уң һәм сул съездлар буенда коелар урнаштыру дәвам итә. «Меховщик» бакчачылык ширкәтен су белән тәэмин итү өчен торбалар сузу һәм горизонталь юнәлешле бораулау эшләре башкарылган. Юлүткәргечнең 1 нче номерлы терәү диварының уң як съезды буйлап тышкы яктырту буенча электр чыбыгы линиясе сузылган.

1 этап төзелешендә узган атнада 131 кеше инженер-техник персонал һәм 36 махсус техника берәмлеге эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International