«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе «Крылья России» милли авиация премиясе дипломанты булды

2020 елның 17 апреле, җомга

Кичә Мәскәүдә Евгений Чибирёв исемендәге «Крылья России» милли авиация премиясен тапшыру тантанасының онлайн-трансляциясе узды. Бүләк 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшы авиакомпанияләргә һәм аэропортларга бирелде.

Быел конкурста 35 авиакомпания, дүрт аэропорт, ике авиатранспорт оешмасы катнашты. Җиңүчеләрне яшерен тавыш бирү юлы белән премиянең эксперт советы билгеләде, аңа дәүләт җайга салуы органнары, иҗтимагый тармак оешмалары, авиация бизнесы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм бәйсез экспертлар керде.

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2019 елда эчке һава линияләрендә пассажирлар йөртү күләме 400 мең пассажирга кадәр булган 3 төркемдә «Төбәкләр үсеше» номинациясендә дипломант булды.

«Крылья России» - Россиядә һәм БДБ илләрендә иң дәрәҗәле авиация премиясе. Бүләкләрнең ияләре - авиапассажирлар ташу буенча Россия базарын үстерүгә зур өлеш керткән индустрия лидерлары. Үз тарихында беренче тапкыр лауреатларны бүләкләү тантанасы виртуаль форматта узды. Тантана трансляциясе аның аудиториясен күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирде.

«Крылья России» премиясен оештыручылар билгеләп үткәнчә, узган ел Россиянең һава транспорты рекордлы күрсәткечләргә иреште. Авиакомпанияләр 2018 ел нәтиҗәләрен 10% тан артып, 128 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән. РФ һава киңлеген эчке трассалар буенча куллануның интенсивлыгы 15,6% ка арткан. Россия авиакомпанияләре флотын киңәйтү һәм яңарту дәвам итте. Аэропортларны реконструкцияләү проектлары тәмамланды. Россия гражданнар авиациясенең һәм аның лидерларының бу казанышлары сизелмичә һәм онытылып калырга тиеш түгел.

Исегезгә төшерәбез, Евгений Чибирёв исемендәге «Крылья России» милли авиация премиясе 1997 елда Россия һава транспорты эксплуатантлары ассоциациясе, «Авиатранспортное обозрение» тармак басмасы һәм Infomost консалтинг компаниясе тарафыннан гамәлгә куелды. «Крылья России»  премиясе Россиядә һәм БДБ илләрендә тармакның иң дәрәҗәле бүләге статусын алды. Номинацияләр авиация тармагы компанияләренең бөтен спектрын колачлый диярлек. Премия алучылар арасында - Россия һәм чит ил авиакомпанияләре һәм аэропортлары. Ел саен бирелә торган премияне тапшыру тантанасы авиация транспорты компанияләре лидерларының гына түгел, ә авиация сәнәгате, финанс һәм иминият секторы лидерларының да очрашу урыны булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International