Горький тимер юлы эре салым түләүче булып тора һәм региональ һәм җирле бюджетларга салым түләүләрен тулы күләмдә башкара. Горький тимер юлы урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына һәм 2020 елның гыйнвар-март айларында бюджеттан тыш фондларга салым түләүләренең гомуми күләме 3,3 млрд. сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16% ка кимрәк.
Татарстан Республикасында ГТЮ полигоны предприятиеләренең салым түләүләре 316 млн. сум тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, Горький тимер юлы җаваплылыгы өлкәсенә регионнарның транспорт системасын үстерүгә ярдәм итү, сәнәгать предприятиеләренең һәм халыкның тимер юлларда пассажирлар йөртүгә булган ихтыяҗларын оптималь канәгатьләндерү керә.