«Казан» халыкара аэропорты Россиядә Boschung Швейцария компаниясенең Jetbroom 100000 Т яңа кар чистарту машинасының тест-драйвын үткәрү өчен бердәнбер мәйданчык булды. Аэропорт мондый хокукка төрле Европа җитештерүчеләренең аэродромда кар чистарту техникасын куллану буенча күп еллык тәҗрибәсе нәтиҗәсендә лаек булды. Аерым алганда, 2013 елда 11 Boschung машинасы сатып алынган.
Техника аэропортка куелган инде һәм көзге-кышкы чорга аны тестлаштыру планлаштырылган. Машина аэродром өслекләрен (очып китү- төшү полосалары, борылу юллары һәм һава судноларының туктау урыннары) кардан, юеш кардан һәм башка пычрактан тиз арада чистарту өчен билгеләнгән.
Алдагы JB 9000 T моделеннән аермалы буларак, Казан аэропортында алар 2, яңа машина куәтле двигатель, өстәмә өрдерү турбинасы, зурайтылган кар этәргече һәм щеткалар төене һәм башка опцияләргә ия.