Түбән Кама һәм Тукай районнарында 20 апрельдән ике автомобиль юлы ябылачак

2020 елның 17 апреле, җомга

Түбән Кама һәм Тукай районнарында 20 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр ике автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Түбән Кама районында – Зәй - Сухарево автомобиль юлы 23 км дан 28,6 км га кадәр участокта. Урап узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Зәй - Сухарево» - Болгар һәм «Чистай - Түбән Кама» - Кызыл Кадка – Югары Чаллы автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тукай районында ремонт эшләре бару сәбәпле «Яр Чаллы – Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлы 5,8 км дан 9,8 км га кадәр участокта ябылачак. Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» - Түбән Кама автомобиль юлы һәм муниципаль әһәмияттәге Яр Чаллы – Түбән Кама – Көньяк юлы тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юллары буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International