Эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Татарстан башкаласына тимер юл транспортында килүче пассажирларны медицина күзәтүе көчәйтелде.
Контактсыз термометрия Казан һәм Казан-2 тимер юл вокзалларында эчке рейсларның барлык пассажирларына да үткәрелә. Медицина хезмәткәрләре пассажирлар станциядән чыкканда тән үлчәүләрен башкара. Авырулар саны арткан төбәкләрдән килгән пассажирлар кулларына мәҗбүри изоляция турында белдермә ала.
Тимер юл вокзалларында көн саен санитар эшкәртү үткәрелә. Пассажирларга коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында аудио хәбәр итү оештырылды һәм тиешле белешмәлекләр урнаштырылды.