Казанда яңа ел яллары чорында транспорт буенча кайнар элемтә эшләячәк

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
      2013 нче елның 30 нчы декабреннән 8 нче гыйнварына кадәр һәм Раштуа бәйрәмендә шәһәр халкына транспорт хезмәтен күрсәтү ял көне графигы буенча тормышка ашырылачак.

      Яңа ел төнендә шәһәр пассажир траспорты эшен 2013 нче елның 1 нче гыйнварында төнге сәгать икегә кадәр 26 автобус, 4 трамвай һәм 9 троллейбус маршруты белән тормышка ашыру планлаштырыла. Барлыгы линиягә 94 автобус, 6 трамвай һәм 16 троллейбус чыгачак.

      Яңа ел төнендә метрополитен эше төнге уникегә кадәр планлаштырылган. Маршрутлар 1 нче гыйнварда иртән сәгать җидедә - расланган графиктан ике сәгать соңрак чыгачак, дип хәбәр итте Айдар Абдулхаков.

      6 нчы гыйнварда Раштуа бәйрәме уңаеннан, шәһәр пассажир транспорты эше төнге унбергә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр чиркәүләрендә булучыларны кайтару өчен, 6 нчы гыйнвардан 7 нче гыйнварга каршы төндә шәһәрнең барлык районнарына өстәмә 7 маршрут җибәрүне оештыру планлаштырыла.

      Шәһәрнең транспорт буенча комитетында тәүлек дәвамында кайнар элемтә эшләячәк: 275-30-50.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International