Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 11 ай эчендә 48 бәхетсезлек очрагы булган

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында  Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 2012 елның 11 ае эчендә производство травмасы хәленең нәтиҗәләре чыгарылды.

       Отчет чорында 48 бәхетсезлек очрагы булган, төркемле 4, шул исәптән юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә – 3. Барлыгы республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә 52 кеше зарар күргән, алар арасыннан 10 кеше һәлак булган, 15 кеше авыр травмалар алган, аларның 8 - юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә.

       Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып эшчеләрнең хезмәтне саклау буенча инструкция таләпләрен үтәмәүләре, шәхси саклау чараларын кулланмаулары, хезмәт һәм производство дисциплиналарын бозулары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулары тора.

      Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә производство травмасы анализы, соңгы вакытта республика территориясендә автомобиль юлларны төзүче һәм ремонтлаучы эшчеләр өстенә менү ешаюы турында күрсәтә. Юл оешмалары эшчеләре авыр тән җәрәхәте алган барлык юл-транспорт һәлакате буенча министрлык исерек килеш йөргән гаепле кешеләргә җәза дәрәҗәсен кырыслату үтенече белән ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мөрәҗәгать итте.

      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы производство травмасының сәбәпләренә системалы анализ ясый, үлем белән тамамланган, яисә авыр хәлдә булган һәр бәхетсезлек очрагы буенча нәтиҗәле чаралар күреп хезмәти тирәнтен тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International