Зур Казан боҗрасында җәяүлеләр кичүе юлының аралык корылмасын җыю төгәлләнде

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан башкаласында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше дәвам итә.

Узган атнада Мидхәт Булатов һәм Бакый Урманче урамнары киселешеннән, шулай ук 1 һәм 2 нче номерлы юлүткәргече терәү диварлары арасында юл киеме урнаштырылды. 1 һәм 4 нче номерлы терәкләрдә юлүткәргечнең сул ягында урнашкан шкаф диварлары бетонлаштырылды.

Җир өсте җәяүлеләр кичүен арматуралау, опалубканы монтажлау һәм конструкцияләрне бетонлаштыру эшләре дәвам итә. Аның аралык корылмасын җыю эшләре төгәлләнде.

Яңгыр канализациясен сузу һәм уң һәм сул съездлар буенда, ЭЭМ госпитале янында коелар урнаштыру эшләре алып барылды. 4 нче номерлы юлүткәргечнең терәү дивары янында «Таттелеком» ГАҖнең чистарту корылмаларына һәм кабель канализациясенә электр чыбыгы сузылды.

1 этап төзелешендә узган атнада 117 инженер-техник персонал һәм 29 берәмлек техника эшләгән.

Генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге 800 м озынлыктагы 1 этабын төзү иң авыры булып тора. Бирегә дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) керә, ул беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә юлүткәргече 4 транспорт хәрәкәте полосасы өчен төзеләчәк.

Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International