«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Татарстанның легендар брендлары исемлегенә керде

2020 елның 10 апреле, җомга

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстанның 100 легендар бренды» халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.

Конкурс 20 гыйнвардан 31 мартка кадәр дәвам итте. Аның ике этабы барышында республика халкы, 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Проект, шул исәптән, озак еллар Татарстан файдасына хезмәт керткән, аның чәчәк атуына ярдәм иткән төрле тармак коллективларына хөрмәт күрсәтүне максат итеп куйган иде.

20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр узган беренче этап барышында татарстанлылар 16 тармакта яраткан брендлар өчен тавыш бирделәр һәм нәтиҗәдә 57 иң яхшыларын билгеләделәр.

1 мартта старт алган икенче этап вакытында республика халкы төбәкнең 43 районында берәр брендны сайлады. Бөгелмә районы буенча икенче этап җиңүчесе дип «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе танылды.

Тулы исемлек белән www.100brand.ru сайтында танышырга мөмкин. Бу зур тарихлы, икътисад, мәдәни һәм иҗтимагый тормыш өчен әһәмиятле брендлар.

Безнең авиакомпанияне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Тавыш бирүдә актив катнашканнары өчен һәркемгә рәхмәт белдерәбез: нәкъ менә сезнең тавышыгыз «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенә Татарстанның легендар компаниясе булырга ярдәм итте.

Фото: arut_spotter

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International