Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюз Рескомының IV Пленумы булып узды

2012 елның 21 декабре, җомга
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы Республика комитетының IV Пленумы булып узды.

      Пленумның эш тәртибенә мөһим темаларның берсе булып - производство травмаларын, профессиональ авыруларны киметү, хезмәт шартларын яхшырту билгеләнде. Үз чыгышында профсоюз Рескомы председателе Юрий Данилов 2012 елда производствода бәхетсезлек очраклары артуын ассызыклады. Кайбер транспорт предприятиеләре җитәкчеләренең производство травмаларын булдырмауга юнәлдерелгән чараларны томышка ашыруда яхшы эшләүләре турында да билгеләп үтте.

       Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча агымдагы елның 11 аена бәя бирде. Үз чыгышында ул министрлык һәм профсоюзның бердәм эшчәнлегенә өмет баглавын әйтеп үтте.

      ТР профсоюз Федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина да производство травмасын киметү буенча профилактик эшләр алып баруның һәм юл хәрәкәте иминлеге булдыруның мөһимлеген ассызыклады.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International