Казан – Свияжск – Казан шәһәр яны поездларының җәдвәлләре яңадан торгызыла

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен 6307 нче номерлы Казан-Свияжск шәһәр яны поездының йөрүе яңартылды. Поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Казан станциясеннән 16.25 кузгалып китә, Свияжск станциясенә 17.40 килә. Шуның белән бәйле рәвештә 6373 нче номерлы Казан – Буа поезды Казан – Свияжск участогында гамәлдән чыгарыла һәм гамәлдәге җәдвәл буенча Свияжск – Буа маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Свияжск станциясеннән 17.54 китә, Буа станциясенә 20.42 килә.

9 апрельдән 6324 нче номерлы Паратск-Казан шәһәр яны поезды Свияжск – Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Свияжск станциясеннән 7.31 кузгалып китә, поезд барлык тукталышлар белән хәрәкәт итәчәк. Казан станциясенә 08.53 килә. Шуның белән бәйле рәвештә 6372 нче номерлы Буа – Казан поезды Свияжск – Казан участогында гамәлдән чыгарыла һәм ул гамәлдәге җәдвәл буенча Буа – Свияжск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Буа станциясеннән 5.03 кузгалып китә, Свияжск станциясенә 7.20 килә.

«Содружество» АҖнең шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖнең https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International