Яр Чаллыда Кама аша күпернең өске аралыгын фрезерлау башланды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭСы корылмалары буенча Кама елгасы аша үтүче күпернең өске аралыгын фрезерлау башланды. Юл катламын ремонтлау 8 майга кадәр планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре чорында күпер буенча хәрәкәт ябылмаган, ул аскы аралык буенча оештырылган. Тиешле билгеләр куелган һәм сары төстәге вакытлы тамгалар төшерелгән. Машина йөртүчеләрне әлеге участок буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International