Яр Чаллыда 8 апрельдән Кама елгасы аша күпер буенча хәрәкәт чикләнә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Яр Чаллыда 8 апрельдән 8 майга кадәр М7 "Идел" автомобиль юлында Түбән Кама ГЭСы корылмалары буенча Кама елгасы аша үтүче күпернең өске аралыгы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда юл катламын ремонтлау планлаштырылган. Хәрәкәт күпернең аскы аралыгы буенча оештырылачак. Тиешле билгеләр куелган һәм сары төстәге вакытлы тамгалар төшерелгән. Машина йөртүчеләрне әлеге участок буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International