Тегү эшләнмәләрен җитештерү буенча Казанның CITY STAR компаниясе «Казан» халыкара аэропортына бер тапкыр кулланыла торган битлекләрнең зур партиясен әзерләде һәм түләүсез тапшырды. Һава гаване хезмәткәрләре хәзер аеруча куркыныч зонада. Шуңа күрә үзара ярдәмләшү – коронавирус таралуга каршы көрәштә уңышның нигезе.