Зур Казан боҗрасында юлүткәргечнең уң як юлындагы аралык корылмасы бетонлаштырылды

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участогында 1 этап төзелеше барышы турында мәгълүмат бирүне дәвам итәбез. Ул 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, төзелеш график буенча алып барылды. Җир өсте җәяүлеләр кичүендәге конструкцияләрне арматуралау, опалубканы монтажлау һәм бетонлау, шулай ук аның аралык корылмасын ныгыту дәвам итә.

Юлүткәргечнең уң як юлының аралык корылмасы бетонлаштырылды.

Җир катламын һәм съездларның юл киемен формалаштыру өчен Булатов һәм Бакый Урманче урамнары киселешендә грунт эшкәртелде.

Яңгыр канализациясен сузу һәм уң һәм сул съездлар буенда, ЭЭМ госпитале янында коелар урнаштыру эшләре алып барыла. 4 нче номерлы юлүткәргечнең терәү дивары янында чистарту корылмаларына электр кабель линиясенә сузылды.

Төзелештә 88 инженер-техник персонал һәм 33 берәмлек техника эшли.

Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге 800 м озынлыктагы 1 этабын төзү иң авыры булып тора. Бирегә дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) керә, ул беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә юлүткәргече 4 транспорт хәрәкәте полосасы өчен төзеләчәк.

Быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында юл эшләренә барлыгы 5 млрд. 45 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International