Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» карарының 9 пунктындагы өченче абзацына аңлатмалар.
«Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру чаралары хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 31 мартындагы 240 номерлы карары белән билгеләнгән форма буенча белешмә (алга таба – белешмә) йөк ташучыга Татарстан Республикасы территориясеннән читкә йөк җибәргәндә яисә йөк җибәрү һәм кабул итү пунктлары Татарстан Республикасы чикләрендә булган очракта йөк җибәрүче оешма тарафыннан бирелә.
Татарстан Республикасы территориясенә Россия Федерациясенең башка субъектыннан килгәндә белешмәнең булуы каралмаган.
Татарстан Республикасы территориясе аша транзит маршрут белән узучы йөк ташучыларга белешмәнең булуы каралмаган, әгәр Татарстан Республикасы территориясендә төялсә генә кирәк булачак.
Йөк җибәрүченең белешмәне тутыру үрнәге