Татарстан Республикасы территориясе буенча кайбер шәһәр яны поездларының йөрүе яңартылды

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән кайбер шәһәр яны поездларының йөрүе яңартыла.

6325 нче номерлы Казан-Волжск поезды үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Казан станциясеннән 18.37 кузгалып китә (1 сәгать 16 минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Волжск станциясенә 20.18 сәгатьтә килә (1 сәгать 23 минутка соңрак).

6408 нче номерлы Казан-Арча поезды Казан станциясеннән 17.28 сәгатьтә китә, Арча станциясенә 19.07 сәгатьтә килә.

2 апрельдән шулай ук ике шәһәр яны поездының йөрүе яңартыла:

6322 нче Волжск-Казан поезды Волжск станциясеннән 5.44 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 7.15 сәгатьтә килә.

6403 нче Арча–Казан поезды Арча станциясеннән 05.33 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 07.13 сәгатьтә килә.

2 апрельдән 6372 нче Буа–Казан шәһәр яны поезды өчен Албаба–Свияжск участогында тукталышлар кертелә. Поезд Буа станциясеннән 5.03 сәгатьтә кузгалып китә һәм Албаба станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә. Алга таба Албаба 06.42-06.43, 21 км т.п. 06.49-06.50, Бишбатман 06.54-06.55, Ходяшево 07.02-07.03, 4 км т.п. 07.08-07.09, 2 км т.п. 07.12-07.13, Свияжск 07.21, Яшел Үзән 07.36-07.38, Васильево 07.50-07.51, Юдино 08.14-08.15. Казан станциясенә 08.43 килә.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте графигы турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны (тәүлек буе) аша, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International