Министрлык белгечләре транспорт чарасын тикшергәндә автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә “шашкалар”, транспорт чарасы салонының алдагы панелендә ташучы турында мәгълүмат барлыгын карадылар. Кайбер ташучылар закон таләпләрен үтәүгә җаваплы карамаганнар. Мәсәлән, бер танылган компания вәкилләренең бер-берсенә тану фонаре һәм магнитлы “шашкалар” бирүләре ачыкланган. Тәртип бозучылар оттырышта калдылар: инде әзер рөхсәт кәгазьләрен ала алмадылар.
Мәгълүматлар буенча республикада 19 нче декабрьгә 6815 рөхсәт кәгазе бирелгән. Рөхсәт кәгазе алу процедурсын гадиләштерү өчен республикада зона принцибы буенча 11 үзәк булдырылган. Рөхсәт кәгазе 5 елга законның барлык таләпләрен үтәгән очракта бирелә.