1 апрельдән Татарстанның төбәк һәм муниципаль юлларында зур йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Төбәк һәм муниципаль әһәмияткә ия автомобиль юллары җимерелүне кисәтү, аларның сакланышын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен, Татарстанда, рөхсәт ителгән йөкләнешен киметү юлы белән, авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтенә язгы чикләүләр кертелә. Бу язгы чорда юл киемнәренең нигезе дымлануга бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә тәэсир итә. Агымдагы елда чикләү турында карар 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кабул ителде. Ул автомобиль юллары буенча хәрәкәтне тыймый, бары тик йөк ташучы транспорт чараларына рөхсәт ителгән йөкләнешне генә чикли. Татарстан Республикасының автомобиль юллары өчен рөхсәт ителгән йөкләмә 6 тонна тәшкил итә.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турындагы карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителә һәм тиешле карар белән раслана. Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, аннары «Юл-транспорт комплексы», «Юл хуҗалыгы», «Хәрәкәтне чикләү» бүлекләрендә 2020 елда язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары исемлеге урнаштырылган.

Шуның белән бергә, язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Аерым алганда, пассажир автобуслары, азык-төлек, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык ташучы транспорт чаралары (бензин, дизель ягулыгы, суднолар ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык мазуты, газ ягулыгы), табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләр ташучы транспорт. Шулай ук чикләүләр чүп ташучы машиналарга, федераль башкарма хакимият органнарының федераль закон белән хәрби хезмәт каралган транспорт чараларына кагылмый.

Бу категорияләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маендагы 372 нче номерлы карары белән билгеләнгән.

Аерым очракларда чикләүләр чорында авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда рөхсәт ителә. Аны Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сайты аша (https://uslugi.tatarstan.ru - «Эшкуарлар өчен электрон хезмәт күрсәтү» бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәтләре» өстәмә битендә) электрон рәвештә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International