Татарстанда 1 апрельдән җәмәгать транспорты эше тәртибе үзгәрәчәк

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен 1 апрельдән җәмәгать транспорты эше тәртибе үзгәрәчәк.

Муниципальара һәм төбәкара автобусларда пассажирлар ташу туктатыла.

Шәһәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшли. Такси хезмәтләре штат режимында эшләячәк.

1 апрельдән шулай ук республика территориясе буенча барлык юнәлешләрдә шәһәр яны электричкалары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә, нигездә иртәнге һәм кичке рейслар сакланачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, телефон: (843) 291-91-91, ул шул исәптән транспорт эше турында мәгълүмат бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International