23 апрельдән башлап Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Симферопольгә туры рейслар ача. Очышлар Боинг 737-800 самолетларында дүшәмбе (Казаннан очып китү 13:15 сәгатьтә) һәм пәнҗешәмбе көннәрендә (Казаннан очып китү 15:45 сәгатьтә) башкарылачак.
3 июньнән чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә рейслар өстәләчәк. Очу вакыты ике сәгать ярымнан артык тәшкил итә. Кырым ярымутравындагы вакыт Мәскәүнеке белән туры килә.
Әлеге график буенча очыш программасы сентябрь ахырына кадәр планлаштырылган.
Билетларны авиакассаларда, авиакомпания сайтында https://nordwindairlines.ru һәм аэропорт сайтында kazan.aero «Билет сатып алырга» бүлегендә сатып алырга мөмкин.