Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе белән Казаннан һәм Омскидан Горно-Алтайскига

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе май аеннан Казаннан Горно-Алтайскига һәм кире якка очышлар программасын башлап җибәрә. Рейслар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында планлаштырылган. Казаннан очып китү - 06:50, Горно-Алтайскига килү вакыты - 14:50. Горно-Алтайскидан кире очу - 15:30, Казанга килү вакыты - 15:50 (һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казан – Горно-Алтайск маршрутына бер якка бәясе 8090 сумнан башлана. Авиабилетлар барлык авиакассаларда, шулай ук авиакомпаниянең рәсми сайтында https://uvtaero.ru сатуда инде.

Шулай ук май аеннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Омскидан Горно-Алтайскига рейс ачарга планлаштыра. Очышлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Омскидан 12:30 сәгатьтә оча. Горно-Алтайскидан кире якка - 15:30 (һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Омск – Горно-Алтайск маршрутында бер якка бәясе 5247 сум тәшкил итәчәк. Авиабилетлар барлык авиакассаларда, шулай ук авиакомпаниянең рәсми сайтында https://uvtaero.ru сатуда инде.

 Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе, яңа маршрут юнәлешләрен ачып һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып, үз эшчәнлеген динамик рәвештә үстерүне дәвам итә.

Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International