ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 23-25 март көннәрендә Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. 23 нче мартта 18:00 сәгатьтән 25 нче мартта 18:00 сәгатькә кадәр төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 9-14 м кадәр, көчәйгәндә 17-22 м кадәр җитәчәк. Явым-төшем көтелә, урыны белән көчле (кар, юеш кар, яңгыр); буран, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк; урыны белән бозлавык. Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы.
Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга чакырабыз.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.