ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы штат режимында эшләвен дәвам итә

2020 елның 21 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген традицион планеркада министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны штат режимында кабул итү эшен дәвам итәргә кушты. «Безнең республика гражданины дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алмаслык хәл булырга тиеш түгел, - диде Президент. Махсус санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә эшнең йомшаруы мөмкин түгел.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы штат режимында эшләүне һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүне дәвам итә. Аерым алганда, эш тәртибендә җиңел таксида пассажирлар йөртү буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен гаризалар кабул ителә һәм рөхсәтләр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International