2020 елның 1-30 апрелендә Әлмәттә шәһәрнең урам-юл челтәре буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла. Рөхсәт ителгән йөкләмә 6 тонна тәшкил итә. Бу хакта Әлмәт шәһәре башкарма комитеты хәбәр итә.
Югарыда күрсәтелгән чикләү автобусларга, шул исәптән халыкара автобусларга, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны, почта һәм почта йөкләрен (әлеге абзацта күрсәтелмәгән йөкләр белән бергә йөртүдән тыш); табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне йөртүгә кагылмый. Шулай ук ягулык (бензин, дизель ягулыгы, суднолар ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык мазуты, газ ягулыгы), каты коммуналь калдыкларны җыю һәм транспортлау өчен файдаланыла торган махсус транспорт чаралары (чүп ташучы) хәрәкәте дә чикләнми; федераль закон белән хәрби хезмәт каралган, һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге автомобиль юллары өчен расланган исемлек нигезендә авария-торгызу һәм ремонт эшләрен башкарганда кулланыла торган юл-төзелеш һәм юл-эксплуатация техникасын һәм материалларны транспортлауны күздә тоткан федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чараларына да кагылмый.
Әлмәт шәһәренең җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүгә, йөкләмәсе 6 тоннадан артып киткән транспорт чараларына, махсус рөхсәтне алу өчен "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.