Татарстанда илкүләм проект буенча Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка региональ юл участогы ремонтланачак

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстанның Спас районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча быел Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка төбәк юлын ремонтлаячаклар. Ремонт барышында 25 км дан 26,5 км га кадәр участокта 1,5 км озынлыктагы асфальт-бетон катламын яңарту һәм юл кырыйларын ныгыту планлаштырыла.

Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка автомобиль юлы Татарстан Республикасын Ульяновск өлкәсе белән тоташтыра, аның гомуми озынлыгы 56 км тәшкил итә. Ул 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән 7 м киңлектә проектланган. Биредә хәрәкәтнең уртача интенсивлыгы тәүлегенә 2300 автомобильдән артып китә.

2019 елда шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2,3 км озынлыктагы әлеге автомобиль юлының бер өлеше ремонтланган.

Республикада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км дан артык булган 61 юл участогы ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International