Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары февраль аенда илкүләм проектлар турында еш телгә алган төбәкләр арасына керде

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның февралендә милли проектлар контекстында массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алына торган төбәкләр - Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан, шулай ук Тверь өлкәсе. Бу хакта «Россиянең киләчәге. Милли проектар» порталы (аның операторы булып ТАСС тора) өчен махсус әзерләнгән «Медиалогия» тикшеренүендә әйтелә.

Журналистларның Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында җиңү белән бәйле 28 урамны ремонтлау турында сөйләүләре билгеләнә.

Рейтинг «Медиалогия» системасының ММЧ базасы нигезендә төзелгән, анда 54 меңнән артык чыганак: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International