Милли проект буенча Татарстанда «Казан-Ульяновск»-Апас-«Олан-Каратун» автомобиль юлы участогы ремонтланачак

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстанның Апас районында агымдагы елда төбәк әһәмиятендәге «Казан-Ульяновск»-Апас-«Олан-Каратун» автомобиль юлының гомуми озынлыгы 1 км булган 6,4 км. дан 7,4 км. га кадәр участогы ремонтланачак. Участок «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча ремонт программасына кертелгән.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән 7 м киңлектә проектланган. Гомуми 7490 кв. м мәйданда ремонт барышында тигезләү катламы урнаштырылачак, ЩМА-16дан яңа катлам җәеләчәк, юл кырыйларында һәр яктан 1,5 м вак таш түшәләчәк.

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км дан артык булган 61 юл участогы ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International