Әгерҗедә юллардагы авария тудырырга мөмкин чокырларны бетерүгә керештеләр

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Социаль челтәрдә - ТИПИЧНЫЙ АГРЫЗ | ӘГЕРҖЕ төркемендә “Пурга ягыннан светофор янындагы юлны кайчан төзекләндерәчәкләр икән? Юлларда йөреп булмый. Чокырлар төзгә кадәр.” - дигән шикаять яңгырады.

Кичә Әгерҗедә уза торган төбәк юлында чокырларны ямау эшләре башланды. Бүген юл хезмәтләре Пурга торак пункты ягыннан кергәндә светофор янындагы авария тудырырга мөмкин чокырларны бетерүгә керештеләр.

Хәзерге вакытта Әгерҗедә «Брус» ҖЧҖнең 2 бригадасы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International