Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда пассажирлар навигациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Россия елга регистрының Югары Идел филиалы, Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге идарәсенең Казан линиясе бүлеге, Казан су юллары һәм судночылык идарәсе вәкилләре, «СК «Татфлот» АҖ һәм «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» ҖЧҖ компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төп бурычларның берсе - 2020 елга пассажирлар навигациясенә әзерлек һәм аның өзлексез эшләвен тәэмин итү. 2019 елның декабрендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «СК «Татфлот» АҖ, «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» ҖЧҖ арасында тиешле килешүләр төзелде. 2020 ел навигациясенә Идел һәм Кама елгаларында пассажир суднолары хәрәкәте җәдвәле буенча пассажирлар навигациясен ачу 30 апрельгә планлаштырылган.
Киңәшмә барышында суднолар йөртү компанияләре җитәкчеләре судноларны һәм дебаркадерларны ремонтлау график нигезендә алып барылуы турында хәбәр иттеләр. Егоров А. навигациягә соңга калмыйча керешү өчен, барлык әзерлек эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарырга тәкъдим итте.
Шулай ук судночылыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен траль эшләре башкару һәм шәһәр яны ташуларында пассажирлар флоты хәрәкәте маршрутлары буенча суднолар йөри торган трассаларга навигацион билгеләр куярга кирәклеге билгеләп үтелде.
Моннан тыш, киңәшмәдә 2020 ел навигациясенә Казансу елгасында суднолар йөрешен оештыру мәсьәләсе дә каралды.