Узган тәүлектә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 130 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, 190 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы сибелгән. Юлларны кышкы карап тоту эшләре башланганнан бирле барлыгы 259 983 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 9180 тонна чиста тоз тотылган.
Хәзерге вакытта төбәк юлларында 155 берәмлек кар чистарту техникасы дежур тора.
Асфальт-бетон заводларын эшләтеп җибәрү белән бәйле рәвештә Татарстанның 20 муниципаль районында чокырларны ямау эшләре башланды. Аерым алганда, асфальт-бетон заводлары Алексеевск, Түбән Кама, Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Буа, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Питрәч, Спас, Тәтеш, Саба, Ютазы, Теләче районнарында эшләтеп җибәрелде. Юл хезмәтләре авария хәлендәге чокырларны бетерүгә төп басым ясый.
12 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Температура көндез +3..+8 градус.