“Казан” халыкара аэропортының яңа терминалы халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә башлады

2012 елның 11 декабре, сишәмбе
      “Казан” халыкара аэропорты яңа “1 А” Терминалында  халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә башлады. Беренче рейсны Казан-Гоа маршруты буенча “Оренбургские авиалинии” авиакомпаниясе башкарды. Рейска тест рәвешендә хезмәт күрсәтү барышында пассажирларны таможня һәм чик буе пунктлары аша каршы алу һәм озату технологияләренең әзер булуы, һәм шулай ук дәүләт тикшерү органнарының аэропорт хезмәтләре белән эффектив үзара хезмәттәшлек итүләре расланган. 1 Терминал реконструкцияләү өчен ябылган, пассажирларга ишекләрен 2013 нче елның июнендә ачачак.

      Исегезгә төшерик, аэропорттан очып китүче һәм аэропортка очып килүче барлык эчке рейсларга яңа “1 А” Терминалында хезмәт күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International