Бүген кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясенең 25 марттан Казан-Калининград маршруты буенча рейсларны туктатуы турында мәгълүмат пәйда булды.
«ЮВТ АЭРО» АҖнең коммерция директоры Станислав Козленко ачыклык керткәнчә, әлеге рейс агымдагы елның 1 гыйнварыннан башкарылмый. Моның сәбәбе - рейсны 2020 елга субсидияләнүчеләр исемлегенә кертмәү. Козленко С. рейсны финанслауга Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе бюджетларыннан 25% бүлеп бирелергә тиешлеген билгеләп үтте. Әмма Калининград өлкәсе финанслауда катнашуын расламаган. Шуңа бәйле рәвештә Росавиация рейсны субсидияләнүчеләр исемлегенә кертмәгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан авиакомпаниясе Казаннан Калининградка турыдан-туры даими рейсны 2017 елның 4 октябрендә ачты.