Кырымга пассажирлар ташу географиясен киңәйтү кысаларында «Гранд Сервис Экспресс» транспорт компаниясе апрель аенда Симферопольгә Мурманск, Екатеринбург һәм Кисловодсктан тимер юл элемтәсе ача.
Казанлылар һәм Татарстан халкының туры тимер юлдан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде: 29 апрельдә Восстание станциясендә Екатеринбург-Симферополь юнәлешендәге беренче транзит поезды тукталыш ясаячак. Поезд чәршәмбе көнне йөри һәм шулай ук Саранск, Пенза һәм Ростов-на-Дону аша да уза. Поезд составында купе һәм плацкарт вагоннар. Юл вакыты 48 сәгать тәшкил итә: Казаннан поезд 16:05 сәгатьтә китә, Симферопольгә 16:10 сәгатьтә килә. Кырымда – Мәскәү вакыты.
Яңа юнәлешләргә билетлар сату башланды инде. Аларны ерак араларга йөрүче поздлар өчен барлык тимер юл кассаларында, «Гранд Сервис Экспресс»ның рәсми сайтында www.grandtrain.ru һәм «ГСЭ Билеты» мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта Казаннан Симферопольгә билетлар бәясе 3435 сумнан алып (плацкарттагы югары ян урыннар) 6489 сумга кадәр (купедагы түбән урыннар). Барлык сораулар буенча консультация алу өчен тәүлек буе түләүсез кайнар линия 8 (800) 775-54-53 оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә Кырым күпере буенча Мәскәү-Симферополь һәм Санкт-Петербург – Севастополь маршрутлары буенча «Таврия» поездларының тимер юл элемтәсе ачылды. Әлеге юнәлештә тимер юлларда пассажирлар ташу операторы Һәм «Таврия» бренды хуҗасы - «Гранд Сервис Экспресс» транспорт компаниясе.
Фото: solovei.info