Казанда милли проект буенча Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше башланды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Казанда Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше башланды.

Икенче этапның проект-смета документациясен «Институт «Татдорпроект» АҖ эшләгән. Проектның заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ, подрядчы оешма - «Волгадорстрой» ҖЧҖ.

Дүрт полосалы юл беренче класслы магистраль урам категориясе буенча һәр юнәлештә ике полоса белән проектланды.

Икенче этап кысаларында проект документларында коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларын, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган.

Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыкларын урнаштыру, төзелеш өчен инерт материалларын китерү буенча эшләр башланган. Шулай ук коммуникацияләрне үзгәртеп кору: газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен, элемтә һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен чыгару башланды.

Монастырь ермагы аша күпер төзү өчен 1 нче һәм 3 нче номерлы терәкләр янында таяныч диварларында бораулау свайлары урнаштырыла. Шпунт киртәсен төзү һәм 1 нче номерлы терәкнең ростверкларын урнаштыру өчен нигез чокырын эшләү төгәлләнде. 2 номерлы терәктә шпунт киртәсе урнаштыру эшләре башкарыла.

2 нче этап төзелешендә 79 инженер-техник персонал һәм 15 берәмлек техника эшли.

700 м озынлыктагы беренче эшләтеп җибәрү комплексын 2020 елда тапшыру планлаштырыла, 522 м озынлыктагы икенчесен - 2021 елда.

Быел Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында юл эшләренә барлыгы 5 млрд 45 млн сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International