Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының (БКК) 1 этабын төзү дәвам итә.
Зур Казан боҗрасының 1 нче этабын төзү иң катлаулысы булып тора. Бирегә дүрт полосалы юл керә, ул һәр юнәлештә ике полосалы шәһәр әһәмиятендәге беренче класслы магистраль урамы категориясе буенча проектланган. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м якын озынлыкта һәм 36 м киңлегендә 4 транспорт хәрәкәте полосасы өчен юлүткәргеч төзеләчәк.
Узган атнада төзелеш эшләре график буенча алып барылды. Юл үткәргечнең сул яктагы торык корылмасының опалубкасын демонтажлау, шулай ук пролетның уң яктагы төзелешен бетонлау өчен терәкләрләр арасында эш урыннарын әзерләү башланды.
Җәяүлеләр кичүе терәкләрен урнаштыру һәм баганаларны бетонлау буенча эшләр алып барыла. Бу участокта 12 кубометр бетон кабул ителгән, бу планга туры килә. Җәяүлеләр кичүенең гомуми тоннажы 69 тонна булган җиде металл блогы кайтартылган.
Яңгыр канализациясен җәю һәм уң съезд буенда коелар урнаштыру дәвам итә. Бер атна эчендә 227 метр озынлыктагы торбалар җәелгән.
1 этап төзелешендә 69 инженер-техник персонал һәм 29 берәмлек техника эшли.
Генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.
Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.