Татарстан яшьләре – коррупциягә каршы

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе
      Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне рамкаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының яшь хезмәткәрләре белән очрашырга  председатель Светлана Пермякова җитәкчелегендә “Татарстан Республикасы Яшьләре Берлеге” региональ иҗтимагый ошма вәкилләре килделәр.

     С.Пермякова коррупциягә каршы көрәш - иҗтимагый яшьләр ошмасының төп максатларының берсе булуын билгеләп үтте. Үз чиратында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Инсаф Хайруллин коррупциягә каршы тору буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде, алар 2012-2014 елларга коррупциягә каршы ведомство программасы буенча алып барыла. Министрлыкның барлык норматив хокук актлары коррупциягә каршы экспертиза үтәләр.  Коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре һәр кварталда чыгарыла.

     Очрашу азагында “Татарстан Республикасы Яшьләре Берлеге” региональ иҗтимагый ошма вәкилләре министрлык эшчеләренә исле сабын бүләк иттеләр, аның тышлыгында “Без – чиста куллар өчен!” дигән республика яшьләренең төп лозунгы язылган иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International