Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 167 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 324 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 237.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2802 кеше килгән, 2716 пассажир киткән.
6 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Температура: көндез 0..+4 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.